Продюсер Бари Алибасов: “Контрактны 25 елга төзим!” (ФОТО) Казан мәдәният институтында легендар Россия продюсеры Бари Алибасов белән очрашу узды. Очрашуны алып барган Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов: “Бүгенге очрашу безнең өчен бик әһәмиятле, - диде, - Беренчедән, бөтен дөньяга данлыклы продюсер Бари Алибасов шәхесе искиткеч кызык. Аннары, Татарстанда продюсерлык институты әлеге формалашып кына килә. Музыкаль индустриябезнең мәшһүр эшлеклесе булган Бари Алибасов белән очрашу безнең өчен үзенә күрә бер осталык дәресе.” Чыннан да Б.Алибасов чыгышы гаять кызыклы һәм эчтәлекле булды. Ул продюсерлык хезмәте үзенчәлекләре турында гына түгел, ә гомумән музыкаль индустриянең, бүгенге шоу-бизнесның бик күп серләрен дә ачып салды. Студентларны аерым алганда атаклы продюсерның башкаручылары белән контракт шартлары кызыксындырды. Б.Алибасов исә ачыктан-ачык җавап бирде: “Контракт вакыты – 25 ел! Табышны исә болай бүләбез: 30% - шәхсән продюсерга, 30% - офиска, ягъни дирекциягә, а калган 40% - иҗат коллективына. Монда җырчылар, музыкантлар, биючеләр һәм башка иҗатчылар керә.” Шул ук көнне Б.Алибасов татар продюсерлары белән аерым очрашу уздырды. Анда Рифат Фәттахов, Рафаэль Мәҗитов, Рөстәм Сәрвәров, Илфак Шиһапов чакырулы иде. https://vk.com/album-68609075_223011266